Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәбендә Теләче, Кукмара, Саба, Арча, Балтач мөгаллимнәре “Ел укытучысы” бәйгесендә һөнәри осталыкларын күрсәтте.

"Ел укытучысы - 2015" республикакүләм бәйгенең зона этабы Балтач урта мәктәбе базасында үтте.

Биредә 5-6нчы март көннәрендә Татарстанның 5 районыннан килгән 25 укытучы үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтү буенча ачык дәресләр һәм мастер-класслар уздырды. Аларга татар, рус һәм инглиз телләреннән, химия, физика, математика, җәмгыять белеме, рәсем, табигать белеме фәннәреннән ачык дәресләр күрсәтү бурычы йөкләнгән иде.
"Татарстан Республикасы ел укытучысы - 2015" иҗади сәләтен эшкә җигеп хезмәт куючы педагогларны кызыксындыру, аларга ярдәм күрсәтү, укытучы һөнәренең абруен үстерү, республиканың мәгариф системасын камилләштерүгә юнәлтелгән перспективалы мәгариф идеяләре һәм аларны гамәлдә куллануны популярлаштыру, педагог һөнәре турында уңай фикер формалаштыруны максат итеп үткәрелә. Конкурс ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты тарафыннан уздырыла.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Гөлнара Исламова, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева бәйгенең тантаналы өлешендә укытучыларны тәбрикләп, уңышлар теләделәр.
Әлеге бәйгедә районыбыз мөгаллимнәреннән Норма урта мәктәбеннән Алсу Галимҗанова (табигать белеме), Салавыч күппрофильле лицейдан Резеда Бариева (химия), Балтач урта мәктәбеннән Елена Шәйхиева (математика ), гимназиядән Чулпан Габделганиева (татар теле), Кече Лызи мәктәбеннән Нурсил Заһидуллин (физика) һөнәри осталыкларын күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250