Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәбендә үткән “Гаилә бәйрәме”ндә шәҗәрәләрне барладылар (фото, видео)

Балтач урта мәктәбендә "Гаилә бәйрәме" үтте, һәр гаилә үз шәҗәрәсен тәкъдим итте.

Шәҗәрәләр безне үткәннәребез белән тоташтыра, кем булуыбызны ачыкларга ярдәм итә.

Шунысы куанычлы, соңгы елларда милләттәшләребез совет хакимияте елларында инде онытыла башлаган бу гадәтне кабат яңарта, олысы-кечесе үз тамырларын барлый башлады. Шушы көннәрдә Балтач урта мәктәбендә дә гаиләләр үз нәсел шәҗәрәләрен барладылар.

Чарада катнашкан гаиләләр үз нәселләренең шәҗәрәләрен генә төзеп калмаган, ә ерак бабалардан килгән һөнәрләрен барлап, аларның дәвамчыларын үзләре белән сәхнәгә алып чыгып, нәселләрендәге күркәм гадәтләрнең бүгенге көндә дә дәвам итүен расладылар. Чыгышлар бер генә тамашачыны да битараф калдырмады. Беренче булып чыгыш ясаган Энҗе һәм Фәрит Гариповларның нәсел шәрәҗәрәсе турында тупланган материаллары үзенең байлыгы, аны тамашачыга тәкъдим ителеше белән аерылып торды. Зиннатуллиннар гаиләсе яшь булуларына карамастан, тамашачы мәхәббәтен тиз яулады: берсеннән-берсе матур, тиктормас, шук балаларның чыгышларын әниләренең гармунга кушылып җырлавы тулыландырды, залдагылар да аңа кушылып җырлады. Сабировлар үзләре белән кыска, әмма оста итеп таныштыра алды. Көек авылының данлыклы Гәрәевлар гаиләсе исә чыгышлары башында "телгә оста түгел без", дип әйтсәләр дә, нәсел шәҗәрәләре хакында шигъри формада, үзләренең күренекле көрәшчеләр, хезмәт сөйгән чын авыл кешеләре икәнлекләрен тамашачыга үтемле итеп җиткерде. Ибраһимовлар гаиләсе исә игезәк малайлары белән истә калды. Әниләре күңел җылысы биреп пешергән тәм-томнарны зал буенча өләшеп йөргәндә бу балаларга сокланмаган бер генә кеше дә калмагандыр. Галимҗановларның чыгышларын, Гүзәлия һәм аның әнисе Сәвия апа башкаруындагы җырларны, туганнары Норма авылы имамы Рәфкать Шәрифуллинның гаилә турындагы вәгазен тамашачы зур алкышларга күмде. Гүзәлия һәм Айдар Хәйретдиновлар да үз нәсел шәҗәрәләре турында бик матур чыгыш әзерләгәннәр иде. Җәләлиевларның шәҗәрә агачы да киң ябалдашлы булып, нәсел-ыруларының һөнәрле кешеләргә бай булуын күрдек.

- "Шәҗәрә бәйрәме" гаилә дуслыгын, аның ныклыгын, бердәмлеген, буыннар бәйләнешен чагылдырган чара. Һәм без моның белән генә тукталып калмабыз, бүгенге матур бик тә мәгънәле башлангычны лаеклы дәвам итәрбез, - диде мәктәп директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева чара ахырында.

Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250