Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәбендә укучылар һәм полиция хезмәткәрләре арасында “Мин – закон саклаучы граждан” бәйгесе узды.

Патриотик айлыкны йомгаклап, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан тарих укытучысы Ф.К.Гыйматова 26 февраль көнне Балтач урта мәктәбенең 10-11 сыйныф егетләре һәм полиция хезмәткәрләре арасында «Мин - закон саклаучы граждан» дип исемләнгән бәйге оештырды.

Әлеге чара ике өлештән торды. Беренче бүлектә конституциягә кагылышлы сорау һәм биремнәр булса, икенче өлеш юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрне тикшерүгә корылган иде. Ике команда да үзләрен интелектуаль яктан нык белемле, киң эрудицияле икәнлеген раслады.
Нәтиҗәдә укучылар 1 бал белән өстен чыгып, беренче урынга лаек булдылар. ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Шәфигуллин Ф.Т. аларга мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, юлларда исән-имин йөрүләрен теләде.
Үз чиратында мәктәп директоры Г.Ф. Гыйләҗева һәм Россия эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлек җитәкчесе полиция подполковнигы И.К. Усманов катнашучыларга рәхмәтләрен җиткереп, алга таба да бергә-бергә матур итеп эшләргә, бары тик күңелле очрашулар гына көтсен дигән теләктә калдылар.
Руфия ЗАКИРОВА,
тәрбия эшләре буенча
директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250