Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәбендә ярминкә гөрләде

Ямьле кояшлы язның бу шимбәсен Балтач мәктәбе укучылары ярминкә уздыруга багышлады. Ярминкә сәгать 11дә башлангыч сыйныфлар ягында башланып китте.

Балалар әниләре, әбиләре пешергән ризыклар, үзләре ясаган кул эшләре белән бик оста сату итте. Аннан ярминкә югары сыйныфлар ягында дәвам итте. Монда инде сәүдә башкача, кафе-барлар эшли, матурлык салоннары хезмәт күрсәтә, тир, көлдерү, куркыту бүлмәләренә чират сузылган. Мондый ярминкәдә товар тормый, минутында-секунтында уңайракны сатып алу ягын карыйлар. Үсентеләр, гөлләр бик күп сатыла, чөнки алар базарда бик кыйммәт, монда исә арзан. Кышкы салатларның монда ярты литрлысын 20-30 сумга гына алырга була. Дөрес, берәмтекләп саткан печеньелар кыйммәткә чыга, килолап биргәндә юньгә кала.
Кафе-барда хезмәт күрсәтүче егетләр-кызлар үзләре генә дә 4000 сумнан артык акча эшләгән. Шулай ук матурлык салоннары аз акча эшәмәгәндер, алардан бер дә кеше өзелмәде, чәч тә ясаттылар, тырнак та бизәделәр, бизәндерделәр, көязләндерделәр, Шулай итеп балалар бизнеска мәктәп яшеннән үк хәзерләнә, безнең буын кебек акчасы юктыр инде моның, арзангарак бирик, димиләр, берсе коридорда ук вак кына май күмәче сатып йөри, 15 сум, ди, кыйбатсынган идем, шундук икенче кешегә китеп тә барды.
Чын мәгънәсендә гөрләде Балтач мәктәбендә ярминкә. Төп сатып алучылар укучылар, укытучылар, әти-әниләр иде. Умарта күчедәй халык арасында директор гына күзгә чалынмады. Бәлки безгә кадәр әйләнеп узган булгандыр...

Ярминкәдән балалар, тагын булсын иде бу ярминкә, кызык бит, дип бер-берсенә фикерләрен белдереп таралышты.
Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250