Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәбендә үзидарә членнары белем йорты белән идарә иткән

5 апрель көнне Балтач урта мәктәбе гөрләп торды. Иртәдән я кызыл бантик, я кызыл галстук, я кызыл блузка кигән укучылар һәм укытучылар ниндидер серле могҗиза көттеләр.

Әйе, бу көнне бар җирдә "Үзидарә идарә итте". Ягъни, мәктәптә үзидарә членнары карарлар кабул итте, көн тәртибендә мәсьәләләрне карады, килеп чыккан проблемаларны хәл итәргә тырышты. "Галактика" балалар оешмасы членнары укытучылар ролен үтәп, дәрес бирделәр, китапхәнәче, медсестралар, психологлар һөнәрен үзләштерделәр. Бер сүз белән әйткәндә, олы тормышның бер баскычына менеп, үзләрен сынадылар. Дәресләр бетүгә, ярминкә киң колач алды. Ниләр генә юк иде монда! Берсеннән - берсе тәмле ризыклар, үз куллары белән теккән алъяпкычлар, бияләйләр, мунчалалар... Һәрбер класс ярминкәгә әзерләгән әйберләр сатылып бетте.
"Матурлык салоны" ишекләрен кызлар өчен ачса, "Куркыныч бүлмәгә" керергә малайлар гына җөрьәт иттеләр, кафелар тәмле пешкән ризык исләре белән һәркемне үзенә тартып торды.
Кыскасы, безнең мәктәптә балалар укый да, күңелле итеп ял итә дә беләләр.
Фото: http://school1174.ru/about/news/Den_shkolnogo_samoupravleniya/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250