Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәпләрендә «Психологик иминлеккә адым» атналыгы үткән (+бик күп фото)

14-19 февраль көннәрендә районыбызның барлык мәгариф оешмаларында «Психологик иминлеккә адым» дип аталган атналык үткәрелде.

Районның барлык мәгариф оешмаларында «Психологик иминлеккә адым» атналыгы кысаларында уздырылган чараларны оештыруда мәгариф оешмалары җитәкчеләре, педагог-психологлар, сыйныф җитәкчеләре катнашты.
Атна барышында психологик эшнең өч юнәлешен гамәлгә ашыру каралган иде:
1. Стресс барлыкка килү очракларын киметү өчен, балалар-яшүсмерләр арасында психоэмоциональ киеренкелекне профилактикалау;
2. Балалар - ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгыту, тату гаилә мөхитен булдыру;
3. Педагогларда “психоэмоциональ яну”ны профилактикалау һәм коррекцияләү.
Максатларны гамәлгә ашыру өчен, психологик акцияләр, психологик әдәбият күргәзмәләре, тренинг- дәресләр, психологик плакатлар (стенгазеталар), тематик рәсемнәр, сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналар өчен мәгълүмати стендлар оештырылды.
Бер атналык эффектив эшчәнлек барышында, белем бирү процессында катнашучыларның барысы да – әти-әниләр, балалар, укытучылар - үзләренең индивидуаль иҗади сәләтләрен, үз-үзләренә ярдәм күрсәтү һәм психологик сәламәтлекне саклау күнекмәләрен үстерү мөмкинлегенә ия булдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар психологы