Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары тәҗрибә туплый

Күптән түгел Бөрбаш урта мәктәбендә сыйныф җитәкчеләре көне үткәрелде.

Чарада район прокуроры Зефир Абитов, ЮХИДИ җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтов, балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Ләйсән Шакирова, педагогик-психологик үзәк җитәкчесе Гүзәл Закирова, район мөхтәсибе, баш имамы Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты.
Бөрбаш мәктәбе сыйныф җитәкчеләре мастер-класслар күрсәттеләр. Икенче көнне тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары Мари Иле Республикасының "Урман могҗизасы" консультатив үзәгендә булып, аның директоры В.А. Дергунов белән очраштылар. Балалар оешмалары эшчәнлеген җанландыру максатыннан Бөтенроссия күләмендә кертелүче "Сыйныф бердәмлеге проекты" белән таныштылар. Аны тормышка ашыру максатыннан район мәктәпләрендә эш башланды. 1-3 нче сыйныф укучылары "Барыбыз - бергә!", 4-6нчы сыйныф укучылары "Яшь Россия" программалары буенча эшлиләр. Башлангычлар өчен программада кызыклы уеннар, илебез халкының балалары өчен әкиятләр, дуслык җырлары тупланган.

"Яшь Россия" программасы буенча "Без булдырабыз" исемле яхшы эшләр башкару, "Минем Россия" исеме астында туган илебез белән горурлану тәрбияләү, "Без барыбыз бергә - бер ил" темасында төрле халыкларның мультфильмнары белән танышу, "Безгә бергә күңелле" исемле төрле халыклар уеннары белән танышу, дуслык, бердәмлек турында җырлар өйрәнү - болар барысы да проектка кергән.

Сентябрь аенда өлкән сыйныфлар өчен "Яңа буын" исемле сыйныф сәгатьләре программасы әзер булачак.
Резеда ГАЯЗОВА,
мәгариф идарәсе медодисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250