Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин Белем көне белән тәбрик итә

Хөрмәтле райондашлар, укучы балаларыбыз, укытучылар һәм дә әти-әниләр!

Хөрмәтле райондашлар, укучы балаларыбыз, укытучылар һәм дә әти-әниләр!

Сезнең барыгызны да 1 сентябрь – Белем көне, Яңа уку елы башлану уңаеннан ихластан тәбрик итәм.

Бүгенге буын укучыларына төпле белем алу өчен бөтен шартлар тудырылган. Яңа белем һәм тәрбия йортлары  заман таләпләренә туры китереп ремонтлана, өр-яңа, заманча  җиһазлар белән тулыландырыла. Белем бирү системасы да зур үзгәрешләр кичерә. Мәгариф учреждениеләрендә тупланган бай, уңай тәҗрибәне тагын да үстереп, тирән белемле балалар тәрбияләү укытучылар алдындагы төп бурычларның берсе. Илебезнең якты киләчәге бүгенге яшь буын кулында. Моны балалар үзләре дә, укытучылар да, әни-әниләр дә онытмасыннар иде. Яңа уку елы яңа уңышлар алып килсен. Балаларга тырышып укуларын, укытучыларга куанычлы хезмәт көннәре, әти-әниләргә күркәм сабырлыклар теләп калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау