Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач район мәгариф идарәсе ”Тормыш дәресләре” дип исемләнгән бәйге игълан итте

Укучыларга һөнәри юнәлеш бирү максатыннан Балтач район мәгариф идарәсе "Тормыш дәресләре" дип исемләнгән бәйге игълан итте.

Бүгенге берөзлексез үзгәреп, камилләшеп тора торган белем бирү системасында яшьләргә кечкенә класслардан ук башлап һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш бирү укытучы һәм тәрбиячеләрнең мөһим бурычы.
IX-XI сыйныф укучыларының 99 проценты вузга керергә омтыла, вузның да юристлар, икътисадчылар әзерли торганнарын үз итә. Әмма хезмәт базарында бу һөнәр ияләренә ихтыяҗ чикле.
Укучыларның эшче һөнәрләргә карашын үзгәртү, аларга дөрес һөнәри юнәлеш бирү - мәктәпләр алдында торган төп мәсьәлә. Югыйсә хезмәт базарына кирәк булмаган һөнәр алып эшсезләр армиясен тагын да арттырачаклар укучыларыбыз.
Шушы максатлардан чыгып, мәгариф идарәсенең эш планы нигезендә, 15 сентябрьдән мәктәп укытучылары һәм тәрбиячеләре арасында "Тормыш дәресләре" дигән, районда иң кирәкле һөнәр ияләре, хезмәт коллективлары, предприятие, оешмалар турында тәрбия сәгатьләре сценарийлары конкурсы башланып китте.
"Тормыш дәресләре" дип исемләнгән укыту-методик эшкәртмәләр конкурсына йомгак ноябрь ахырында ясалачак. Райондагы хезмәт коллективлары турындагы эчтәлекле видеосюжетларны, төрле һөнәр ияләре белән кызыклы интервьюларны үз эченә алган тәрбия сәгатьләре эшкәртмәләрен укыту-тәрбия процессында куллану өчен методик җыентык итеп туплау планлаштырыла.

Хөрмәтле мөгалимнәребезне бу бәйгедә актив катнашырга чакырабыз!

Г.Бариева,
мәгариф идарәсе
методисты.
Фото: http://www.fantasiya.net/forum/26-763-1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250