Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач районы мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсе резолюциясе

Белем системасының нэтиҗэлелеген камилләштерү максатыннан 2014 елның 13-19 августында мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе уздырылды.

Киңәшмә эшендә Балтач муниципаль районы администрациясе, хокук органнары хезмәткәрләре, мәгариф идарәсе белгечләре, мәгалүмати-методик үзәк методистлары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, ата-аналар, массакүләм-мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары катнашты. Киңәшмә кысаларында педагогик уңышлар күргәзмәсе һәм мастер-класслар оештырылды.
"Балтач муниципаль районы мәгариф системасын үстерү нигезе - уку-укыту прооцессының сыйфатын камилләштерү" темасына пленар утырыш үткәрелде. Мәгариф идарәсе, мәгълүмати-методик үзәк тарафыннан "Муниципаль белем бирү системасының 2013-2014 нче уку елы нәтиҗәләре". "2014-2015 нче уку елына эш планы" басмалары чыгарылды.
Балтач муниципаль районы белем бирү системасының актуаль проблемалары һәм бурычларын үз эченә алган Татарстан Республикасы мәгариф системасын 2010-2015 елларда үстерү стратегиясен билгеләүче "Киләчәк" программасы буенча фикер алышу 28 предмет секциясендә үткәрелде. Киңәшмә эшендә 1500 педагог катнашты.Августта үткәрелгән чаралар муниципаль белем бирү системасын үстерүнең актуаль проблемаларын билгеләргә мөмкинчелек бирде, үзгәрешләрне билгеләп үтәргә, эчтәлекле диалог оештырырга, аерым яңалыклар буенча гына түгел, ә комплекслы үзгәрешләр буенча тәкъдимнәр кертергә ярдәм итте.
Пленар утьфыштаты чыгышларда 2013-2014 нче уку елы нәтиҗәләре, 2014-2015 нче уку елына бурычлар, мәктәпләрдә туган тел укытудагы проблемалар, сәләтле укучылар белән эшләү алымнары, балалар бакчаларында яңа программалар буенча эшне оештыру, укучыларның үсеш дәрәҗәсенә йогынты ясаучы инновацион технологияләрне куллануның нәтиҗәлелеге кебек проблемалар каралды.
Балтач муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе А.Ю.Зәкиева докладын, фәнни-педагогик җәмәгатьчелек чыгышларын тыңлап анализлагач, киңәшмәдә катнашучьшар заманча белем бирү кысаларындагы проектларның актуальлеген билгеләп үтте.
Гомумән алганда, мәгариф идарәсе, белем бирү учреждениеләренең мәгарифнең яңа моделен булдыруга юнәлтелгән эше хупланды.
"Мәгариф" милли проектын, Татарстан республикасының 2010-2015 нче елга исәпләнгән стратегиясен тормышка ашыруда районның мәгариф системасында түбәндәге позитив үзгәрешләр күзәтелде:
- район белем бирү учреждениеләре заманча җиһазлар белән баетылды;
- яшь педагогик кадрларны, алдынгы укытучыларны билгеләүдә грант проекты тормышка ашыру дәвам ителде;
- 2014-2015 нче елга белем бирү учреждениеләренең челтәрен үстерү муниципаль программалары эшләнеп тормышка ашырыла башлады;
- яңа таләпләргә туры килгән шартларда укучы балалар саны артты;
- мәгариф идарәсе, белем бирү учреждениеләре тарафыннан федераль дәүләт белем бирү стандартлары кертү буенча эш алып барылды;
- территорияләрдә яңа мәгълүмати-коммуникатив технологияләр кулланылып белем бирү учреждениеләрендә укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә игътибар артты;
- база мәктәпләрен булдыру, материаль-базаларын ныгыту, белем бирү учреждениеләренең челтәрен үстерү буенча эш дәвам итте;
- милли мәгариф юнәлешендә эшчәнлек дәвам иттерелде;
- сәламәтлекне ныгыту технологияләрен кертү активлашты;
- "Дәрестән соң мәктәп" проекты тормышка ашырыла.
Киңәшмәдә катнашучылар өстенлекле юнәлешле мәсьәләләрне карап, районның мәгариф системасы алдында торган бурычларны билгеләде.
Заманча технологияләр кулланып мәгарифне үстерү, "Дәрестән соң мәктәп", "Безнең яңа мәктәп", 2010-2015 нче елга Татарстан Республикасы мәгариф үсеше стратегиясе кысаларында оештырылган конференциянең резолюциясе барлык Балтач муниципаль районы мәгариф учреждениеләренә кертелергә тиешле үзгәрешләрне үз эченә ала. Киңәшмәдә катнашучылар түбәндәге тәкъдимнәр кертә: РФ «Мәгариф турындагы закон"ына нигезләнеп (29.12.2012ел №273-Ф3)
- укыту-тәрбия процессына югары нәтиҗәле технологияләр, шул исәптән чит ил технологияләрен кертергә;
- мәгариф учреждениеләренә яшь белгечләрне тарту һәм аларны эштә калдыру юнәлешендә чаралар күрергә;
- мәгариф учреждениеләреңдә хокукый документларның яңа федераль закон таләпләренә туры килүен тәэмин итәргә;
- мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә яңа укыту-методик комплексларын файдаланып, укучыларга ике дәүләт телен өйрәтүнең сыйфатын күтәрү буенча чаралар күрү;
- мәктәпкәчә белем бирүдә федераль дәүләт белем бирү стандартлары проектының төп нигезләмәләрен сынап карау буенча чараларны хупларга;
- база урта мәктәпләренең оптималь челтәрен формалаштыру буенча эшне дәвам итәргә;
- мәктәпләрне яңа уку елына әзерләү буенча конкурс чараларын үткәрүне хупларга;
- рус телендә сөйләшүче укучыларның аралашу компетенциясен формалаштыру максатыннан татар теле һәм әдәбияты укытучьларының методик әзерлеген камилләштерүгә булышлык итәргә;
- техник иҗат буенча база мәйданчыкларында грантны тормышка ашыру буенча эшне дәвам итәргә;
- 2011-2015 нче елларда мәгарифне үстерү буенча федераль максатчан программасында билгеләнгән күрсәткечләрнең үтәлешен тәэмин итәргә;
- укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә, мәктәп үзидарәсен, балалар оешмаларын үстерүдә белем бирү учреждениеләренең мөмкинлекләрен максималь файдаланырга;
- педагоглар, укучылар, ата-аналар өчен бердәм мәгълүмати белем бирү мөхитен булдыру максатыңда "Дәрестән соң мәктәп" проектын штат режимында тормышка ашыруны дәвам итәргә;
- мәгариф учреждениеләрендә балаларның сәламәтлеген саклау технологияләрен кертүне дәвам итәргә;
- В. Ф.Базарный методикасын мәктәпләрдә актив кулланырга;
- белем бирү учреждениеләрендә укыту процессының сыйфатын билгеләү буенча җәмәгатьчелек экспертизасын оештырырга;
- педагогик кадрларның һәм җитәкчеләрнең квалификация дәрәҗәсен бәяләү буенча эшләнелгән яңа механизмнарны кертергә;
- дәүләт, муниципаль һәм башка җәмәгатьчелек оешмалары, учреждениеләре белән берлектә эшләүне тәэмин итәргә;
- 2014-2015 нче уку елын физика елы дип игълан итүне хупларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250