Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач районыныӊ 3 мәктәбенә яңа автобусларның ачкычлары тапшырылды

Бүген Балтач гимназиясендә иртәнге сәгатьләрдә ТР Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфигуллин, район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева җитәкчелегендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырган мәктәп автобусларын мәктәпләргә кулланылышка бирү тантанасы булды.

Мәгълүм булганча, кичә - 1 март көнне Рөстәм Миңнеханов Балтачка 3 яңа мәктәп автобусы бүләк ителгән иде. Бүген шул автобусларның ачкычларын район башлыгы Раил Нотфуллин Бөрбаш, Кече Лызи урта мәктәпләре һәм Карадуган гимназиясе директорларының кулларына тапшырды. Ул үзенеӊ чыгышында, республика җитэкчелеге тарафыннан мәгариф өлкәсенә зур игътибар бирелүен ассызыклады һәм моӊа җавап итеп безнеӊ алда төпле, сыйфатлы белем бирү бурычы тора, диде
Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфигуллин: "Автобуслар озак хезмәт итеп, ватылмыйча, имин йөрсеннәр - бу иң мөһиме! Яңа автобуслар бирелү балалар йөртүгә уңайлык булу белән бер рәттән, үз чиратында белем сыйфатын арттыруга да ирешсен иде", дип теләк-тәкъдимнәрен ирештерде.
http://baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250