Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач районының иң тату сыйныфы (+фото, видеорепортаж)

Балтачта төрле зоналарда районыбыз мәктәпләренең ата-аналар комитетлары үзара көч сынашты.

Ата-аналар комитетларының узган ел беренче фестивале уңышлы узган иде, быелгысы исә тагын да камилрәк, эчтәлеклерәк булып тарих битләренә язылды.

“Тату сыйныф серләре” республика конкурсы ТР мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы белән үткәрелә. Балтач районы мәгариф идарәсе дә бу идеяне хуплап, инде икенче ел районның иң тату сыйныфын ачыклый.

Узган ел әлеге бәйге тәүге тапкыр гына оештырылганга катнашучылар бар яктан да ачылып бетмәгән кебек тоелган иде. Ә быел конкурсның таләпләре күп булуга карамастан, ата-аналар комитетлары, укучылар һәм педагоглар жюрины үзләренең матур программалары белән шаккатырдылар.

Шушы көннәрдә төрле зоналарда Балтач мәктәпләренең “Тату сыйныф серләре”н ачыкладылар. Сосна мәдәният йортында узган чарада шәхсән үземә дә катнашырга туры килде. Балтач мәктәбенең 3б сыйныфын чыгышы тамашачыларда да, жюридагыларда да соклану хисләре уятты. Беренчедән, зур күргәзмә оештырылган иде. Татар халкына хас кунакчыллык белән мул табыннар артында һәр килгән кешене кайнар чәй һәм милли ризыклар белән сыйладылар. Сыйныф тормышын сурәтләгән иҗат эшләре, портфолио, стена газеталары, фотоальбомнар – һәммәсе дә мәктәп тормышы турында сөйли. Икенчедән, уртак эшчәнлекләрен визиткалар, проект эшләре аша тамашачыга тәкъдим иттеләр.

Әлеге бәйгенең җиңүчеләре һәм башка бик күп кызыклы мизгелләр хакында “Хезмәт” газетасының 1 декабрь санында укып белә алачаксыз.
 

Автор фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

;

Теги: тату сыйныф