Балтач районы укучылары яратып йөри торган мәктәп яны лагерьлары үзләренең эшләрен тәмамлады.
Бу ял итү вакытында балалар мәктәп кысаларында нәкъ менә ял итү, кызыклы уеннар уйнау белән шөгельләнделәр. Кече Лызи мәктәбендә ял итүче балалар белән аралашканда да, алар мәктәпнең нәкъ лагерь булып эшләгән вакытын яратуларын яшермәделәр, рәхәт безгә, дип авыз ерып сөйләштеләр.
Рәхәт булмыйча, тәмле ашау мәктәптән, җитмәсә укытучы апалары да төрле-төрле уеннар уйлап чыгарып, алар белән бергә уйныйлар. Күп очракта, нәкъ менә җәй вакытында балалар семьяларда караучысыз калалар, ашау мәсьәләсе дә онытыла. Укытучылар, тәрбиячеләр тырышлыгы белән мәктәп яны лагерьлары үз бурычларын үтиләр, дип уйлыйбыз.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев