Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач укучылары иҗат бәйгесендә көч сынаша

3 апрель көнне Балтачның яшь иҗатчылары Арчада имтихан тотачак.

Республикада инде берничә ел мәктәп укучылары арасында «Илһам» яшь язучылар бәйгесе үтә. Биредә ел саен Балтач укучылары да үз көчләрен сыный. Араларында беренче елын гына катнашучылар да, инде берничә ел үз әсәрләрен жюрига тәкъдим итүчеләр дә бар.
Бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында уздырыла.
Быелгы сезонда районыбызның 11 мәктәбеннән 28 укучы икенче турга узды. Алар 3 апрель көнне Арчада узачак чарада үз эшләрен яклаячак. "Яшь шагыйрь" номинациясендә Бөрбаштан Энҗе Корбангалиева, Нияз Нуретдинов, Нормадан Зәринә Әхмәтгалиева, Илүзә Мәхмүтова, Шеңшеңәрдән Илназ Сәмигуллин, Римма Шакирова, Чулпан Һадыева, Венера Габдуллина, Самат Хәертдинов, Илназ Батыршин, Ралинә Зиннәтуллина, Яңгулдан Искәндәр Шәфигуллин, Кече Лызидан Ралина Гәрәева чыгыш ясаячак.
Яшь прозаик номинациясендә Балтачтан Алия Нәбиева, Нормадан Әдилә Сабирова, Нөнәгәрдән Вилназ Гыйльфанов, Гүзәл Мәҗитова, Гөлинә Усманова, Пыжмарадан Лилия Таһирова, ә "Яшь драматург" номинациясендә Карадуганнан Зөһрә Камалиева, Нөнәгәрдән Алинә Габдрахманова иҗатлары хакында имтихан тотачак.
"Яшь журналист" номинациясендә исә Балтачтан Рахман Газизуллин, Түнтәрдән Фәнзил Гарифуллин, Эльвина Иванова, Нөнәгәрдән Лилия Шәмсетдинова, Алсу Әюпова, Илмир Гыйльманов һәм Балтач гимназиясеннән Илсинә Габделганиева журналистикадагы беренче адымнары хакында бәян итәчәк.
Без исә яшь иҗатчыларга зур уңышлар телибез.
P.S. 21 нче апрельдә исә әлеге укучылар Казанда "Баскет-холл"да үтәчәк чарага чакырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250