Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач укучылары: кошлар өчен борчылмыйбыз (фото)

Кышның салкыннары җитү белән, Балтач урта мәктәбе укучылары кошларга җимлек ясау хәстәрен күрә башлый.

Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки кошлар - безнең дусларыбыз.Җимлек куйган көн дәистә калырлык булып үтте мәктәптә. Айрат Әнәс улы Сабиров җитәкчелегендәге "Балтач заказнигы" инспекторларын чакырып уздырдык бу "тантананы". Элгәннән соң укучылар инде җимлекләргә килгән кошларны күзәтәләр, кардан чистарталар. Алай гына да түгел, җимлекләр, һәрдаим җим белән тулып, кошларның ашханәләре гел ризык белән тулып тора.Барлык кошлар да бер төрле генә җим белән тукланмый, укучылар, аларны өйрәнеп, һәр җимлеккә үз ризыгын гына сала. Әнә песнәк, чыпчыклар, кызылтүшләр күзнең явын алырлык купшы төсләре белән безне сөендерә. Үзеннән-үзе бу кошлар турында тагын да күбрәк беләсе, алар турында кызыклырак мәгълүматлар туплыйсы килә башлый. Укучылар шулай итә дә. Бу белемнәре белән укучылар мәктәптә үтә торган "Эврика"фәнни- гамәли конференциясендә дә укучыларны таныштырырлар әле.

Табигатьнең һәр мизгеле кошлар белән бәйле. Кошларның һәр ел фасылында безне үзләренең серле, моңлы, үзенчәлекле, башка бер җирдә дә кабатланмас тавышлары белән сөендерүләренинди рәхәт! Аларның сайравы күпме хис тудырган, күпме җырлар булдырган, кешелекнең алга барыруына көч-дәрт өстәгән.

Балтач урта мәктәбе укучылары белән беррәттән әти-әниләрне дә бу изге эштә актив катнаша. Ишек алларында эленеп торган җимлекләр шуның дәлиле булып тора бит. Димәк, гаиләләребез дә кошлар язмышына битараф тугел.Киләчәк буынның өметле булуы бик сөендерә, кошлар булганда табигатебезнең гел чиста, матур булуын аңлыйлар димәк укучыларыбыз. Күңелләребез табигать белән бердәмлектә яшәсә, буыннардан-буыннарга килгән кешелек кыйммәтләре дә югалмас.
Гүзәлия Шиһапова,
Балтач урта мәктәбенең
география укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250