Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач укучылары - татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадлары җиңүчеләре.

Казанда үткән татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадларының йомгаклау туры җиңүчеләре арасында Балтач укучылары да бар.

8-12 нче февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар мәктәпләрендә укучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадларының йомгаклау туры үтте.
Татар теленнән Яңгул, Норма, Пыжмара, Смәел, Нөнәгәр мәктәпләреннән 8 укучы катнашты. Норма урта мәктәбенннән Әсхадуллина Гөлназ, Мәхмутова Илүзә, Хафизова Әлфия (укытучылары Нәсыйхова Г. Р., Җәләева Г. Г., Әсадуллина Э. В.) һәм Нөнәгәр урта мәктәбеннән Гайфетдинова Диләрә (укытучысы Гыйльфанова Р. Н.) республика призерлары булдылар.
Татар әдәбиятыннан Норма, Түнтәр, Куныр, Смәел мәктәпләреннән 6 укучы катнашып, Норма мәктәбеннән Галипова Илүзә (укытучысы Җәләева Г. Г.) I урынны яулады. Смәел мәктәбе укучысы Нәкыйпова Ләйсән (укытучысы Нәбиева Г. Х.), Куныр мәктәбеннән Низамиева Илүзә (укытучысы Саттарова Ә.Р.) да призерлар исемлегенә керде.
Кызларны җиңүләре белән котлыйбыз, укуларында уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250