Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач укучылары "Чиста булыр" экологик хәрәкәтнең йомгаклау тантанасыннан бүләкләнеп кайттылар

6 декабрь көнне Казанда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы "Экология һәм җәмәгать киңлекләре елы" на йомгак ясау уңаеннан, "Будет чисто - Чиста булыр" экологик хәрәкәтенә йомгак ясады.

Әлеге чарада Балтачның республика һәм район күләмендә узган чараларда актив катнашкан балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүче учреждение коллективлары, призлы урыннар яулаган сәләтле укучылары да катнашып кайтты.

Алар күргәзмәләр белән таныштылар, экология темасына кагылышлы бай мәгълүмат тупладылар, тантаналы чарада катнашып, истәлекле бүләкләргә ия булдылар.

Әлеге чарага баруны оештыруда юл чыгымнарын үз өстенә алып, иганәчелек ярдәме күрсәткән "Kiss" гүзәллек салоны җитәкчелегенә рәхмәт белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экология