Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач укучылары фәнгә адымнар ясый

Балтач урта мәктәбе базасында Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Президенты Әхмәт Мазһаров исемендәге «Фәнгә адымнар» IVфәнни-гамәли конференция булды.

Әлеге конференция тәүге тапкыр 2012 елда оештырыла һәм ике елга бер тапкыр үткәрү гамәлгә кертелә.

Быелгы конференциядә республикабызның төрле төбәкләреннән барлыгы 71 укучы катнашты. Укучыларның фәнни эшләренә бәя бирү өчен ТР Фәннәр Академиясеннән бертөркем мәртәбәле жюри кайткан иде.

Татарстан Фәннәр Академиясе Президенты академик Әхмәт Мазһаров исемендәге фәнни-гамәли конференция баштарак район күләмендә генә үткәрелсә, хәзер ул үз географиясен киңәйтеп, республиканы ук “колачлады”.

Чараның тантаналы өлешен мәктәпнең сәхнә йолдызлары башлап җибәрде һәм конференция үз эшен 8 секциядә бүленеп дәвам итте. Конференциядә составында фән галимнәре, профессорлар булган башкала кунаклары да катнашты һәм алар һәр секциядә булып, биредәге эшчәнлек белән якыннан танышты.

Химия секциясендә Балтач гимназиясеннән Диләрә Хафизова (укытучысы Хафизова Э.М.), физикада Балтач урта мәктәбеннән Камил Гарәфетдинов (Гафаров М.А.), география и экологиядә Балтач гимназиясеннән Илдар Җәләлов (Җәләлова А.И., Хафизова Э.М.),тарих һәм туган якны өйрәнүдән Нөнәгәр урта мәктәбеннән Ландыш Габделвәлиева, Гөлшат Гарипова ( Сәмигуллина А.Х., Гыйльфанова Р.Н.) беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Химия секциясендә Урта көшкәт мәктәбеннән Алисә Яфарова (укытучысы – Фазульянова Г.В., Гафиуллина Г.М.), Чепья урта мәктәбеннән Мария Иванова ( Залкеева М.В., Гәмбәрова И.Н.), математикада Түнтәр урта мәктәбеннән Ралия Гарифуллина (Гарифуллина Р.Р. Гарифуллин Р.Г.) һәм Куныр урта мәктәбе Ринат Сәгтдинов ( Нәҗипов Р.Х.), мәгълүмати технология, программалаштыру буенча Балтач гимназиясеннән Аяз Гыйбадуллин ( Мөкминов М.Н.), Бөрбаш урта мәктәбеннән Хәлил Исрафилов (Мифтахов Ф.Р.), биологиядә Норма урта мәктәбеннән Зилә Хаҗиева , Динә Хаҗиева ( Закирова Л.П.) һәм Балтач гимназиясеннән Илдар Җәләлов (Җәләлова А.И.), география и экологиядә Салавыч күппрофильле лицееннан Алсу Зиннәтуллина , Алсу Хөрматуллина (Бариева Р.Р.), Нөнәгәр урта мәктәбеннән Алинә Габдрахманова (Хәбибуллина Р.Х., Фазулянова Л.И.), декоратив- гамәли сәнгать буенча Субаш төп мәктәбеннән Дәниф Хадиев (Фаязов Л.Ә.) һәм Балтач гимназиясеннән Гөлшат Әхмәтова (Хаҗиева Ф.Р.), әдәбиятта Салавыч күппрофильле лицееннан Алия Лапшина (Асанова Р.Х.), Балтач урта мәктәбеннән Раилә Галимуллина (Шакирова А.Х.) икенче дәрәҗә дипломга лаек булды.

Математика секциясендә Смәел урта мәктәбеннән Әдилә Шәрипова (Салихҗанова В.Х., Габделхакова Р.Р.), физикада Салавыч күппрофильле лицееннан Инсаф Латипов (Хөрмәтуллин Р.Р.), мәгълүмати технология, программалаштыру буенча Куныр урта мәктәбеннән Рүзәл Саттаров (Нәҗипов Р.Х.) һәм Салавыч күппрофильле лицее Азат Хөрмәтуллин (Закиров Р.Н.), биологиядә Куныр урта мәктәбеннән Камилә Габдрахманова (Әшрәфҗанова Г.Р., Мөбарәкшина К.Х.) һәм Карадуган гимназиясеннән Рүзәл Низамиев (Әхмәдиев Ф.Р., Низамиев Р.В.), декоратив- гамәли сәнгать буенча Нөнәгәр урта мәктәбеннән Лилия Шәмсетдинова ( Шәмсетдинова А.Р.), әдәбият фәне буенча Норма урта мәктәбеннән Лилия Шәйхетдинова ( Хадиева Р.Р.) һәм Карадуган гимназиясеннән Зөһрә Камалиева ( Мөхәммәтшина Г.Ф.) өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фәнни-гамәли конференция