Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач укучылары - "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә

21 нче март көнне Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбендә "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең Арча зона туры үтте.

21 нче март көнне Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбендә "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең Арча зона туры үтте. Биредә Арча, Балтач, Биектау, Саба, Кукмара, Теләче районнарыннан килгән яшь иҗатчылар мәртәбәле жюри алдында сынау тоттылар. Ркаил Зәйдулла, Рүзәл Таһир улы Кәримов, Рифә Рахман, Рәдиф Сәгъди, һәр укучыны игътибар белән тыңлап, сораулар һәм киңәшләр бирделәр.

Бәйгенең зона турында Балтач районы мәгариф оешмаларыннан 30 укучы катнашты. Җиңүчеләр апрель аенда Казан шәһәрендә Пирамида сәхнәсендә бүләкләнәчәк.

Фидания Сабирова,
мәгариф идарәсе методисты.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге