Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач укучылары һәм укытучылары бүләкләү тантанасында катнашты (+фото)

Бүләкләү тантанасына мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау этабында 650дән артык җиңүче һәм призер чакырылган иде. Бүләкләнүчеләр арасында безнең районнан да 8 укучы бар.

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Бөтенроссия фән олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны, шулай ук аларны әзерләгән укытучыларны котлау тантанасы узды.

Бүләкләү тантанасына 650дән артык җиңүче һәм призер, Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларының йомгаклау этабы, 300дән артык педагог чакырылган иде. Әлеге тантаналы чарада Чепья мәктәбеннән Анна Антонова, Зифа Бариева һәм Гөлшан Шиһабетдинова  (Норма), Лилиана Бускина һәм Зилә Хәмитова (Балтач гимназиясе),  Полина Плотникова (Кече Лызи), Зилия Юнысова (Куныр), Рәсим Гыйләҗев (Балтач мәктәбе) катнашты. Шулай ук олипиада җиңүчеләрен әзерләгән мөгаллимнәр Наталия Антонова, Чулпан Габделганиева, Диләрә Гатауллина, Әнисә Саттарова, Ираида Чернова, Гөлшат Шалаева, Эльвира Хафизова, Елена Шәйхиева да хөрмәтләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев