Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач укучылары һөнәр сайларга әзерләнә

Балтач мәдәният үзәгендә Казан аграр вузлары вәкилләренең өлкән сыйныф укучылары белән очрашуы оештырылды.

Казан Дәләт Аграр университетының өлкән укытучысы Нурмиев Азат Әхияр улы, Казан Дәүләт ветеринар медицина академиясе доценты Нургалиев Фәрид Муллагали улы уку йортларының структурасы, материаль-техник базалары, белгечлекләр, уку йортларына керү шартлары белән таныштырдылар. Һәр ике уку йорты турында фильм күрсәтелде. Студентлар укудан тыш вакытларын ничек уздырулары, тулай торактагы шартлар, спорт һәм мәдәни чаралар турында сөйләделәр. Очрашуның максаты - укучы яшьләр арасында аграр һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү, аларны авыл хуҗалыгын үстерү өчен үткәрелә торган дәүләт ярдәме программалары белән таныштыру иде. Чарада районның авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе белгечләре дә катнашты.

Очрашу азагында мәгариф идарәсе җитәкчесе Зәкиева Алия Юныс кызы: “Һөнәр сайлау- җаваплы эш, һөнәр сайлаганда кеше үз язмышын сайлый. Сайлаган һөнәрләрегез үзегезгә ошый һәм шатлык китерә торган булсын”, - дип районның өлкән сыйныф укучыларына һөнәр сайлауда үзенең киңәшләрен бирде.

Гөлсинә Бариева,
Мәгариф идарәсе методисты.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һөнәр