Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач укучылары Олимпка юл сала

8-17 гыйнвар аралыгында математика, физика, инглиз теле, химия фәннәре буенча авыл районнары арасында “Путь к Олимпу” Республика олимпиадасы булып узды.

Бу төр олимпиадада районнан барлыгы 21 укучы катнашты, 7 призлы урын яуладылар. Математика фәненнән Карадуган гимназиясенең 6 нчы сыйныф укучысы Рөстәм Абдуллин, химия фәненнән Куныр урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Рәмис Мөсәгыйтов, Балтач гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Роман Тихонов, инглиз теле фәненнән Карадуган гимназиясенең 5 нче сыйныф укучысы Рәйсә Абдуллина, Балтач урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Диана Кәримова һәм 10 нчы сыйныф укучысы Гүзәл Сәгыйтова, Балтач гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Лилия Мәхмүтова призлы урыннар яулаылар.

Кызларны, егетләрне һәм аларның укытучыларын зур җиңүләре белән котлыйбыз! Уңышлар телибез, дип хәбәр итәләр район мәгариф идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: олимпиада