Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач укытучыларын "Татнефть-Арена” боз сараенда хөрмәтлиләр

Татарстанда Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы бүген, 3нче октябрьдә, "Татнефть-Арена" боз сараенда уздырыла.

Анда безнең район мәгариф өлкәсе үсешенә саллы өлешләрен керткән мөгаллимнәр һәм мәгариф хезмәткәрләре, ветераннары да катнаша.
Ел дәвамында нәтиҗәле эшчәнлекләре һәм "Ел укытучысы - 2015" конкурсында җиңү яулаган Норма урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Алсу Галимҗанова, Чепья урта мәктәбенең удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Чернова һәм "Ел тәрбиячесе - 2015" республика бәйгесендә катнашып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүдә "Милли традицияләрне саклаганы өчен" номинациясендә җиңүче булып танылган Балтач бистәсенең 4нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвира Абдуллинага әлеге зур тантанада бүләкләр тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250