Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач урман хуҗалыгыныӊ база мәктәбе буларак дан казанды бу мәктәп (+фото)

– Экология һәм табигатьне саклау юнәлешендә районда белем һәм тәрбия учаклары арасында Кече Лызи мәктәбе иӊ уӊышлы эшләүчеләрнеӊ берсе булды.

ЮНЕСКО мәгълүматларына караганда Җир шарында һәр минут саен 27 гектар урман юкка чыга. Димәк, бер тәүлеккә  38 меӊ 880 гектар мәйдан коры җиргә әверелә. Җәй буе Себердә дулаган янгыннар  «Гринпис» оешмасы җиткерүенчә, бары сентябрь аенда гына туктатылган, гасырлар буе үскән 5,4 миллион  гектарда тайга көлгә әйләнгән. Уйласаӊ, хушыӊ китәрлек бит.  Тора-бара  заман җир шарында соӊгы  күләгәле урын  юкка чыкмасмы, моны булдырмас өчен  без ни эшли алабыз?  Бу мәсьәлә буенча Балтач урман хуҗалыгы баш урманчы Фәргать Һадиев белән кыска   әӊгәмә корып алдык.  

–   Бу очракта без битараф булмаска тиеш. Күп сүз сөйләмичә, кулга көрәк һәм үсенте алып, агач утыртырга гына кирәк. Һәр елны районыбыз, республикабыз, илебез халкы шушы эшне эшли калса, бәлки урманнарны күпмедер саклап калып булыр. Безгә килгәндә,  ел саен  урман хуҗалыгын торгызуда, агачлар арттыруда  шактый зур  эш башкарабыз. Мәсәлән, бу елда урман эчләрендә 30 гектар, тау итәкләренә, туфрак эррозиясе барган ерганакларга 45 гектар мәйданда яшь үсентеләр утырылды. Һәр гектарга уртача 3500 үсенте утыртылуын күзалласак, аз түгел. Бу елда да республикабызда үткәрелгән агач утырту акциясенә бердәм кушылдык, табигать сөючеләр белән Балтач бистәсе һәм Зур Лыза 1 өлеш фермасы арасында 4 гектар мәйданда агачлар утыртылды. Бүгенге көндә алдагы елда утырту өчен мәйданнар хәзерләү эшләре тәмамланып килә, ерганакларга, тау битләрендә 45 гектар мәйдан әзер, урман эчләрендә 60 гектар җирне чистартып, әзерләп куйдык.

Үсентеләрне әллә кайдан эзлисе юк, үзебезнеӊ питомник бар. Анда 2 еллык карагай, нарат үсентеләре тәрбияләнә, саны 900 меӊ тирәсе. Ел саен 250 меӊ үсенте яӊа җиргә утыртылса, урман эчендә –  7, ә ерганак, тау башларында 6 ел буе элек утыртылган мәйданнарга без үсентеләрне өстәп барабыз, үсеп китә алмаганнарны алыштырабыз. Менә быел 400 гектар мәйданда үсентеләр өстәлде. Димәк, акрынлап булса да, эш бара.

Табигатькә сак караш тәрбияләүне балачактан башларга кирәк. Районыбыз балалар бакчаларында, мәктәпләрдә бу эш алып барыла. Бу өлкәдә дәвамлы һәм нәтиҗәле эшләүче мәктәпләрнеӊ берсе – Кече Лызи урта мәктәбе. Озак еллар районныӊ мәктәптән тыш тәрбия үзәгенеӊ экология юнәлешен  җитәкләгән, бу мәктәп белән тыгыз элемтәдә эшләгән  Нурзада Сәмигуллин фикерен тыӊлап үтик әле:

– Экология һәм табигатьне саклау юнәлешендә  районда белем һәм тәрбия учаклары арасында Кече Лызи мәктәбе иӊ уӊышлы эшләүчеләрнеӊ берсе булды. Электән ул Балтач урман хуҗалыгыныӊ база мәктәбе буларак дан казанды. Төрле республика һәм районара киӊәшмә-семинарлар монда еш үткәрелде. Конкурсларныӊ да ниндиләрендә генә җиӊү яуламадылар алар. Мәктәп директорлары Рафис Хәкимов, Марат  Исмәгыйлов тәрбиянеӊ бу юнәлешенә тиешле игътибар бирделәр. Бүгенге көндә  мәктәп җитәкчесе Эмиль Гарипов та бу мәсьәләнеӊ әһәмиятен аӊлый, балаларныӊ һәр башлангычын күтәреп ала. Алар кебек эшләүче мәгариф оешмалары күбрәк булсын иде, ди ул.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кече Лызи мәктәбе