Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач урта мәктәбендә шахмат зонасы ачылу мизгелләре (+ бик күп фото)

Шахмат почмагының безнең өчен, укучылар өчен бик кирәкле булуын балаларыбызның бик кызыксынып шөгыльләнүләре дә дәлилли, ди Гөлчәчәк Фидаилевна

- Бүләкләр кабул итә торган зур бәйрәм булды бу, - дип хисләре белән бүлеште Балтач урта мәктәбе директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева. - «Бердәм Рәсәй» партиясе пилот проект тәкъдим итүгә районыбыз башлыгы Рамил Рашитович һәрбер җитәкчегә үз җирлегендәге белем йортларында шахмат почмаклары булдыруны максат итеп куйды һәм безнең мәктәптә бу юнәлештә эш башланып китүгә үзе үк этәргеч биреп, ярдәм күрсәтте – өстәл һәм урындыклар алып бирде. Район хакимиятендә эшләүче, үзебезнең мәктәпне тәмамлаган башка җитәкчеләрдән дә саллы гына бүләкләр алдык. «Сорнай» җәмгыяте җитәкчесе Тәүфыйк Гыйләҗев та шахматлар алып биреп сөендерде безне. Шахмат буенча күп кенә ярышлар җиңүчесе Рамиләбезнең әтисе Рамил Шаһимәрданов шкафлар бүләк итте. Искәндәр Шакирҗанов, Ринат Хәкимҗанов, Зур Зум егетләре намуслы хезмәтләре белән үз өлешләрен керттеләр. Шахмат почмагы стенасын бизәп, аны матурлаучы Айсылу Кашафуллинаның хезмәтенә дә һәркем сокланырлык. Гомумән, әлеге почмакны булдыру һәм укучыларга файдалы итүдә мәктәбебез укытучылары һәм чыгарылыш укучыларының да хезмәте зур булды. Әлеге почмакның безнең өчен, укучылар өчен бик кирәкле булуын балаларыбызның бик кызыксынып шөгыльләнүләре дә дәлилли».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев