Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач урта мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” чыңлады

– Туган мәктәбегезне һәм укытучыларны онытмагыз. Үзегезнең мактаулы эшләрегез белән аның даны еракларга таралсын – диде ул. Тирә-якны яңгыратып, соңгы кыңгырау чыңлады. Хуш, кыңгыраулы мәктәп еллары. Исәнме, олы тормыш!

Быел Балтач урта мәктәбен 26 укучы тәмамлый. Укучыларның барысы да инде киләчәк тормыш юлларын сайлаганнар. Алар белемнәрен педагогия, медицина, төзелеш, экономика һәм башка уку йортларында дәвам итәргә уйлыйлар. Тугызынчы сыйныфны 60 укучы тәмамлый һәм аларның кайберләре мәктәптән китеп, колледжларда һәм техник юнәлештәге техникумнарда укырга планлаштыра.

...Моннан унбер ел элек беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән малайлар һәм кызлар зур дулкынлану белән тантаналы линейкага тезелде. Күптән килгән гадәт буенча укучыларны беренче булып мәктәп директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева котлады. Ул тырышып укулары, күп кенә күрсәткечләр буенча мәктәпнең алдынгы урыннарны алуы өчен аларга олы рәхмәтен белдерде һәм имтиханнарны уңышлы биреп, булачак һөнәр алу өчен үзләре сайлаган уку йортларына керүләрен теләде. Тантаналы линейкада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров укучыларны чын күңелдән котлап, үзенең теләкләрен җиткерде.

– Туган мәктәбегезне һәм укытучыларны онытмагыз. Үзегезнең мактаулы эшләрегез белән аның даны еракларга таралсын – диде ул.
Тирә-якны яңгыратып, соңгы кыңгырау чыңлады. Хуш, кыңгыраулы мәктәп еллары. Исәнме, олы тормыш!

Алда исә чыгырылыш имтиханнары. Уңышлар сезгә, балакайлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: соңгы кыңгырау