Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач урта мәктәбендә татар теле укытучылары тәҗрибә уртаклашты (+видео)

Балтач урта мәктәбендә татар теле укытучыларының төбәкара семинары үтте.

Мәктәп укытучыларны ягымлы караш, җылы сүз белән каршы алды.

Район мәктәпләреннән җыелган укытучылар “Тату яшәүнең сере нидә?” дигән сыйныфтан тыш уку дәресендә булдылар, әхлакка корылган әлеге дәресне Резеда Шакирҗанова үткәрде. Гүзәлия Хәйретдинова “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү дәресен алып барды, дәрес туган телгә карата ярату хисләренә корылган иде.

“Якутлар табыладыр вакыт белән” дигән татар теле дәресен Нурия Гарифҗанова уздырды. Гөлнар Хәйруллинаның мастер-классы, милли юнәлештәге түгәрәк эшчәнлекләре, Балтач урта мәктәбе музеена сәяхәт...

Семинар шулкадәр эзлекле шартларда, җылы мөнәсәбәтләргә нигезләнеп әзерләнгән, укытучылар заманча белем һәм тәрбия бирүдә яңа төр алымнар белән танышып, әлеге алымнарны үзебездә дә кулланырга кирәк дип белдерделәр.

Кызганыч, төбәкләрдән татар теле укытучылары, чакырып та, килә алмады.

Фото, видео: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Балтач урта мәктәбендә татар теле укытучылары тәҗрибә уртаклашты

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татар теле Балтач мәктәбе