Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач урта мәктәбендә үткән республика фәнни-гамәли конференциясенең нәтиҗәләре

Балтач урта мәктәбе базасында республика фәнни-гамәли конференциясе булды. Оештыру комитетына килгән 281 эштән 87се сайлап алынды.

Конференция эшендә 8 секциядә 29 районнан 75 укучы катнашты. Галимнәр һәм Казан федераль университеты укытучылары рәислек иткән комиссия безнең районнан түбәндәге эшләрне югары бәяләде. Бөрбаш мәктәбе укучылары Гүзәл Мифтахова, Диләрә Әсәдуллина - мәгълүматлаштыру технологиясе, программалаштыру; Балтач мәктәбеннән Далия Шамилова, Ләйсән Котдусова - биология; Алинә Әхәтова декоратив сәнгать секцияләрендә I дәрәҗә дипломга лаек булдылар.
Балтач мәктәбе укучысы Марина Гайсина - математика, Нөнәгәр мәктәбеннән Әнисә Гарипова, Рүзәл Гарипов - мәгълүматлаштыру технологиясе, программалаштыру, Балтач гимназиясе укучылары Регина Васильева, Розалина Галимуллина - география һәм экология, Балтач мәктәбеннән Зөһрә Мөхәммәтҗанова - тарих, Балтач гимназиясеннән Фотима Насыйрова декоратив сәнгать секцияләрендә II дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.
Нөнәгәр мәктәбеннән Илзирә Закирова, Гөлзия Галимуллина - математика, Балтач мәктәбеннән Булат Мөҗипов - физика, Алан мәктәбеннән Алинә Идиятуллина - биология, Нөнәгәр мәктәбеннән Ландыш Габделвәлиева, Алинә Габдрахманова тарих секцияләрендә эшләп III дәрәҗә дипломга ирештеләр. Норма мәктәбеннән Гөлчәчәк Әшрәпованың эше кызыксындыру дипломына лаек булды.
Барлык җиңүчеләрне дә кайнар котлыйбыз, киләчәктә дә белем дөньясында зур уңышлар телибез.
Фото: http://www.surgpu.ru/news/vserossijskaya-zaochnaya-nauchno-prakticheskaya-konferentsiya-doshkolnoe-i-nachalnoe-obrazovanie-problemy-perspektivy-innovatsii-razvitiya

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250