Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач урта мәктәбендә викторина узды (+фото)

Балтач урта мәктәбендә, кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, югары сыйныф укучылары арасында хокукый викторина үткәрелде.

Викторина Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә туры китерелгән һәм өлкән сыйныф укучыларының хокукый грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән иде.
«Мондый чаралар үткәрү яшьләрне кулланучылар хокукларын яклау турындагы законның төп нигезләмәләрен аңларга һәм аларны тормышта кулланырга ярдәм итә", - диде Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина.


Укучыларның белемнәре бәяне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова бирде.

Викторинаны  Балтач урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Люция Шәйхетдинова, 2019 елда Кулланучылар хокукларын яклау темасына республика олимпиадасы җиңүчесе Диана Кәримова, II дәрәҗә Олимпиада дипломаты Айзилә Шакирҗанова алып барды.


Викторинада 10  һәм 11 сыйныф укучылары катнашты. Алар  "Разминка", кулланучылар тесты, кулланучы хокуклары һәм юридик консультация кебек биремнәрне үтәде.


Викторина барышында укучылар актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр, командалы карарлар кабул итәргә өйрәнделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм көндәлек тормышта кулланучылар очраша торган тормыштан төрле мисаллар турында фикер алыштылар. Командалардан алынган җаваплардан соң, һәр ситуацион мәсьәлә буенча аерым Ләйсән Абдуллинага «кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон нигезендә аңлатмалар бирде. Викторина шулкадәр мавыктыргыч булды.

Нәтиҗәдә дуслык  җиңде. Уенда катнашучылар «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү»программасы логотибы төшерелгән кызыксындыру бүләкләре белән бүләкләнде.
-  Шунысы мөһим, катнашучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның бик яхшы белүләрен һәм стандарт булмаган бурычларны хәл итүгә иҗади якын килүне күрсәттеләр. Иң мөһиме-викторинадан соң укучылар һәркем белемле кулланучы булырга, үз хокукларын якларга, шулай ук үз хокукларын белергә, алардан файдалана белергә тиеш дигән нәтиҗәгә килделәр, -  ди Гөлназ Шакирова.

Укучылар арасында «Рациональ кулланучы» темасына аноним анкета үткәрелде. Анкеталаштыру укучыларның күбесенең чикләнгән күләмдәге акча белән дөрес эш итә белүен, үз ихтыяҗларын канәгатьләндерүен күрсәтте.
2020 елда да укытучы Люция Шәйхетдинова шәкертләре «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча республика олимпиадасында зур уңышларга ирешерләр дип ышанабыз.!!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев