Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач урта мәктәбенең “Искиткеч әйдаман”ы кем? (+фото)

Балтач урта мәктәбендә “Искиткеч әйдаман” республика конкурсының мәктәп этабы үтте

Әйдаманнар турында романтиклар, хыялыйлар дип еш кына әйтәләр. Алар һәрбер баланың йөрәгенә ачкыч, һәркем белән уртак тел табып, сабыйлар өчен дус та, киңәшче дә булырга тиешләр. Беренче бәйгедә әйдаманнар да үзләре турында сөйләгәндә бар осталыкларын күрсәттеләр. Күренеп тора: конкурсантларның барысы да ныклап әзерләнгәннәр, сәхнәдә дә үзләрен иркен тоттылар.«Иң яхшы әйдаман» исеме өчен көрәшүче яшьләр балигъ булмаганнарның хокук һәм бурычларын, шулай ук Татарстан Республикасының балалар оешмалары эшчәнлеге программаларын да белүләрен күрсәттеләр. 
Катнашучыларның һәрберсенә Мактау кәгазьләре бирелде. Конкурс бик кызыклы үтте, төрле биремнәргә, уен-көлкегә бай булды, дип хәбәр итте Балтач урта мәктәбенең өлкән әйдаманы Алия Разитовна. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әйдаман