Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачка китапханәчеләр җыелды (фото)

Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбендә Балтач, Кукмара, Саба, Арча, Биектау, Теләче һәм Әтнә районнарының методистлары, китапхәнәчеләре өчен "Бердәм дәүләт стандартларын тормышка ашыру шартларында китапханәнең роле" темасына зонаара семинар булып узды. Семинарда Мәгариф һәм Фән министрлыгыннан Фәйзрахманова К.Ф., Казан дәүләт мәдәният институтыннан педагогика фәннәре кандидаты Барейчева Р.М. да чыгышлар белән...

Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбендә Балтач, Кукмара, Саба, Арча, Биектау, Теләче һәм Әтнә районнарының методистлары, китапхәнәчеләре өчен "Бердәм дәүләт стандартларын тормышка ашыру шартларында китапханәнең роле" темасына зонаара семинар булып узды.
Семинарда Мәгариф һәм Фән министрлыгыннан Фәйзрахманова К.Ф., Казан дәүләт мәдәният институтыннан педагогика фәннәре кандидаты Барейчева Р.М. да чыгышлар белән катнашты. Мәгариф идарәсе методисты Гөлшат Җиһагирова, Балтач мәктәбе китапханәчесе Фәнзия Төхватуллина, Балтач гимназиясе китапханәчесе Асия Ибраһимованың чыгышлары бик эчтәлекле булды. Фәнзия Зиннур кызы үткәргән мастер-класстан китапханәчеләр үзләренә файдалы мәгълүмат алдылар. Укучылар катнашында Венера Мостафина тарафыннан үткәрелгән әдәби салон да бик зур тырышлык белән, югары сыйфатта әзерләнгән иде.
Семинарда мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева, мәктәп директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева китапханәчеләргә үз теләкләрен җиткереп, киңәшләрен бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250