Балтачка республиканың педагог-оештыручылары җыелды
Балтач урта мәктәбендә республиканың педагог-оештыручылары өчен семинар үтте.
Кунаклар иң элек Балтач районы педагог-оештыручыларының эш алымнары, укучылар иҗтимагый хәрәкәтләренең эшчәнлеге белән танышты. Соңрак "2015-2020 елларда тәрбия үсешендәге стратегияләр һәм укучылар иҗтимагый хәрәкәтләре эшчәнлегенең төп юнәлешләре, документларга булган таләпләр турында да сөйләштеләр. Шулай ук семинарда катнашучылар арасында төрле уеннар үткәрелде, эшчәнлекне камилләштерү юнәлешендә киңәш-тәкъдимнәр дә яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев