Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачларга «Созвездие»-«Йолдызлык» фестивалендә җиңү елмайсын

14,15,16 апрель көннәрендә Казанның «Уникс» тамаша залы 2 меңнән артык «Созвездие»-«Йолдызлык» фестивалендә катнашучы балаларны үзенә сыендыра.

Һәрбер чыгыш ясаучы бию һәм вокал коллективларының, аерым җырчыларның, конферансьеларның теләкләре бер - бу дәрәҗәле фестивальдә җиңү яулау. Балтач үзенең 76 яшь талантлы укучыларын иң изге теләкләр белән калага озатты. Биюче коллективларыбыз инде бүген беренче турда чыгыш ясадылар. Иртәгә җырчыларның чыгышы. Икенче сайлап алу өлеше 18 апрельдә шул ук «Уникс» залында булачак. Бары шуннан соң гына, 23 апрельдә «Пирамида» сәхнәсе җиңүчеләрне каршы алачак. Узган ел, Лариса Давлетшина җитәкләгән бию коллективыбыз бу фестивальдә иң югары дәрәҗәгә ирешүе соңгысы булмасын иде дигән теләк белән янабыз. Унышлар Сезгә!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250