Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачлылар XX "Алтын каләм" республика фестивалендә катнаша

"Идел" яшьләр үзәгендә "Алтын каләм" республика балалар һәм яшүсмерләр матбугаты фестивале ачылды. Аны ТР Журналистлар берлеге, Казан федераль университеты, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы үткәрә.

Фестиваль тарихы 1995 елда башлана. Яшьләр форумының беренче һәм 15 ел дәвамында алыштыргысыз мәйданчыгы "Борис Полевой" теплоходы булды. Анда катнашучылар Идел буйлап бер атналык сәяхәткә чыкты һәм әлеге вакыт аралыгында кайбер шәһәрләр белән таныша, үзләрен һөнәри иҗат өлкәсендә сынап карый алды.

Фестиваль 29 июньгә кадәр дәвам итә. Аның кысаларында КФУның тарих музее һәм Олимпия паркында булу каралган. Ә калган эш яшьләр үзәге территориясендә узачак.

Төп бүләк - Гран-при, ул журналистика факультетына конкурссыз керергә хокук бирә. Фестивальдә барлыгы 130лап кеше катнаша. Балтач районыннан 4 бала шушы зур, мәртәбәле шигърият бәйгесендә үзләренеӊ көчләрен сынап караячаклар.

Фото: http://i1.tatar-inform.ru/image/2012/06/zolotoe_pero.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250