Балтачлылар АгроНТИ конкурсы лауреатлары
Районыбыз укучылары 4-5 сентябрьдә Әлмәт шәһәрендә Бөтенроссия АгроНТИ конкурсының төбәк этабында катнашып, призлы урыннар яуладылар!!! ???
Балтач, Норма, Нөнәгәр мәктәпләре укучылары Кәбиров Илназ, Шаһидова Зөһрә һәм Тлякова Алсинә 4-5 сентябрьдә Әлмәт шәһәрендә Бөтенроссия АгроНТИ конкурсының төбәк этабында катнашып, призлы урыннар яуладылар!!! ???
Беренче көнне укучыларыбыз спорт картинг ? секциясе белән танышсалар, ярышларның өченче көнендә инде җиңү яуладылар?: «АгроМетео» юнәлешендәге команда 3 ? урынны яулады, составта Норма һәм Нөнәгәр мәктәпләре укучылары Шаһидова Зөһрә һәм Тлякова Алсинә дә бар иде!! Афәрин! ?
Ә Балтач урта мәктәбе укучысы Кәбиров Илназ Бөтенроссия АгроНТИ конкурсы финалында «АгроКосмос» номинациясе лауреаты дип табылды ?? Алар Татарстан Республикасы җыелма командасы составында 3 нче урынны яуладылар ?? Афәрин!!! ????? Без сезнең белән горурланабыз! Алга таба да бары тик уңышлар сезгә!!! ✊?✊?✊?❤️?❤️?❤️?
@upravlenie_obrazovania_baltasi
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев