Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачлылар татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында катнашты (+фото)

Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съезды узды.

Бөтенроссия съездында бөтен илдән 400 гә якын делегат катнашты. Алар арасында педагоглар, мәгариф бүлекләре вәкилләре, милли мәгариф өчен җаваплы методистлар, татар телендә белем бирүче мәгариф оешмалары директорлары, милли-мәдәни автономия вәкилләре, Россия субъектларындагы Татарстан Республикасы вәкиллекләре һәм Бөтендөнья татар конгрессы бүлекләре вәкилләре бар иде. 

Әлеге чарада Балтачтан мәгариф идарәсе методистлары Гөлназ Петрова, Фидания Сабирова, Балтач гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, район татар теле һәм әдәбияты укытучысыларының методик берләшмә җитәчесе Нурсия Идрисова, Карадуган гимназиясе директоры Гөлсинә Зарипова катнашты. Өч көн дәвамында съездда катнашучылар күргәзмәләргә, экскурсияләргә, мастер-классларга һәм тренингларга йөреп, тәҗрибә тупладылар. Панель дискуссияләрдә укытучылар педагогик эшчәнлек тәҗрибәсе белән алмашты.

Бөтенроссия съездының пленар утырышы Сәйдәш мәдәният үзәгендә узды, биредә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Мөхәрләмов та катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев