Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Балтачның балкышлы яшьлеге”

Мәгариф ветераны Ленура Сафинаның “Балтачның балкышлы яшьлеге” дип исемләнгән китабы дөнья күрде. Ул 1918-2018 еллар аралыгындагы вакыйгаларны үз эченә ала.

Әлеге китапта туган як тарихын өйрәнүче мөгаллимә, җәмәгать эшлеклесе, бүген олы яшьтә булуына кармастан, һәрвакыт эзләнүдә булучы Ленура Габделхаковна Балтач тарихы үрнәгендә үткән гасырның 20 елларында төзелгән комсомол-яшьләр оешмасы нинди зур сәяси көчкә ия булуын һәм күп егет-кызлар өчен зур чыныгу мәктәбенә әверелүен күрсәтә.

– 2006-2012 елларда район башлыгы булып эшләгән Марат Зарипов булышлыгы белән комсомоллар тарихына багышланган материаллар туплау эше башланды. Материалларны туплауда ветеран комсомоллар зур көч куйды. 2016 елда “Хезмәт” газетасында да бу хакта белдерү бирдек. Шуның нәтиҗәсендә өстәмә материаллар тупланды. ВЛКСМның Үзәк комитеты съездында катнашкан комсомолларның, шул чорда эшләгән ветеран комсомолларның тормыш юлларын яктыркан материаллардан “Балтачның балкышлы яшьлеге” китабы барлыкка килде. Китапны чыгаруда Балтач гимназиясе, администрация, үзәк китапханә хезмәткәрләре күп көч куйды. Фотографлар Фәридә Иванова белән Радик Хәбибуллиннар вакытлар узу белән тузган фотоларга җан өрде, – ди Ленура Сафина.

Китап үз төбәге тарихын өйрәнүчеләр, үсеп килүче буын өчен кызыклы мәгълүмат чыганагы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китап