Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачның ике мәктәбе грантлы булды

Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе һәм Нөнәгәр урта гомуми белем мәктәбе грант отты.

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан республиканың муниципаль белем бирү оешмаларында туган телдә укытуның иң яхшы практикасы республика бәйгесе үткәрелде. Бәйгенең беренче этабына документлар тапшырып 93 мәктәп катнашты. 30 мәктәп икенче турга үтеп, алардагы укыту-тәрбия бирү процессы республика комиссиясе тарафыннан урыннарга чыгып өйрәнелде. Республикада 20 мәктәп әлеге бәйгенең җиңүчеләре итеп билгеләнде, алар 500 мең сум күләмендә грантка лаек булачак. Бу исемлектә Балтачның Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе һәм Нөнәгәр урта мәктәбе дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: грант