Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачның икенче номерлы балалар бакчасында "Яшел каләм" әдәби экомарафоны үтте

Балтачның икенче номерлы балалар бакчасы “Экояз” республика бәйгесе кысаларында әти-әниләр катнашында "Табигать бездән ярдәм көтә!" дигән акция-әдәби экомарафон уздырды.

“Ярый әле төш булган!!!”

(Г.Тукайга ияреп)

Нәкъ Казан артында

Бардыр бер авыл - Балтач, диләр.

Минем ул як юлларында

Бар иде берчак йөргән.

Мин белгәндә, мин йөргәндә,

Ул як бик чиста иде.

Чишмәсеннән аккан суы

Күңелгә шифа иде.

Кыр болында үсә иде

Кура җиләк тә, җир җиләк.

Барган саен җыя идек

Күз ачканчы бер чиләк.

Бүген хәлләр башка, диләр,

Сакланмаган табигать.

Кешеләргә җитми , диләр,

чисталык һәм итәгать.

Урманында агачларны

Күптән кискәннәр икән,

Тәмле җиләкләр урнына

Чүпләр үсәләр икән.

Шүрәле дә качкан ,диләр,

Яме беткәч урманның.

Инде күптән килгәне юк,

Безнең Былтыр туганның.

Су буйлары бу авылның

Ташландык хәлдә , диләр.

Балык тотам, дигәннәргә,

Гел чүпләр эләгә,диләр.

Су анасы киткән, диләр,

Зар елап, бик үпкәләп.

Ятьмә күк итәге белән

Күз яшьләрен сөрткәләп.

Бүре башы таба алмый

Аптыраган, ди, сарык.

Шешә җыеп капчыгына

Кәҗә булган, ди, гарык.

Ни булган хәзер Балтачка?!

Кем пычраткан шулкадәр?

Урманнарында йөрерме

Шүрәлем кайтса, әгәр?

Я , Хода!

Бу хурлыктан,

Курыкмый ни хәл итим?!

Салкын тиргә чумып йоклап,

Күземне ачкан идем:

Ни күрим-

Бар да Тукайча -

Саф һава, кошлар сайрый!

Миңа Тукай сөйләгәннәр

Төш булган, әле ярый!

                            Рамазанова Зөһрә

2 нче кече яшьтәгеләр төркеме

*****

Җир – Ана!

Әй,кеше!

Җир Ананы сакла Син бар яктан,

Туып-үскән галәмне

Яратып кара Син һәр яктан.

Күктә кояш балкысын,

Бар җиһанда ямь булсын,

Елгада сулар аксын,

Һавада кошлар очсын.

Агач-куаклар үссен,

Җәнлекләр урманда рәхәтләнеп яшәсен.

Саф-чиста  һава сулап

Кешеләр урамда йөрсен.

Әй,кеше, ишет Син!

Җир Ананы сакла Син!

                                                      Гөлназ Хәбибрахманова,  

                                                      Кечкенәләр төркеме   

*****

Табигатем матурлыгы.

Табигатем, нинди бай син!

Җәен, көзең, кышың, язың бар.

Туган якның саф һавасын

Сулап үсә монда балалар.

Яз көне килә сыерчык,

Басып сайрый талларда.

Балалар чыгарсыннар дип,

Оя ясадык аларга.

Җәйләр җитсә, матур итеп,

Сайрый сары сандугач.

Безгә дә бик күңелле ич,

Сандугачым, син булгач.

Алтын төсләргә буялып,

Туган якка килә көз.

Яфракларны  шыгырдатып,

Урманда  йөрибез без.

Кышын биек тау башыннан

Балалар  шуа чана.

Кар- табигать бүләге ул,

Сөенә алар шуңа.

Табигатьнең гүзәллеген

Санасаң, искитәрлек.

Гел дә шулай булсын,

Гомер буе җитәрлек.

Туган ягым табигатен

Тиңлим гүзәл бакчага.

Бу  матурлыкны беркайчан

Алып булмый акчага.

Шуңа күрә, дускайларым,

Табигатьне саклыйк бергә!

Ул да рәхмәт әйтеп,

Хәзинәсен  бирер  безгә!

Римма  Фәйзрахманова

кечкенәләр һәм зурлар төркеме

Табигатьне саклыйк!

Табигатьне саклыйк!

Язлар җитте, карлар бете,

Җир ачылды! Хозурлык!

Ал тырмаңны, себеркеңне,

Җыештырыйк, матурлыйк!

Агачларны да агартыйк,

Алар да тәрбия сорый,

Агачларны карамасаң,

Алар үсәалмый, корый.

Урманнарга барып кайтыйк,

Анда чистамы, карыйк,-

Табигатьтә ял иткәчтен,

Артыбыздан җыештырыйк!

Чүпләмәгез, табигатьне,

Атмагыз шешә-каплар!

Җир-ананы рәнҗетүләр

Тормыш юлыңны таплар!

Җәйләр җитсә чалгы тотып,

Чабыйк чүп үләннәрен.

Биек үскән тигәнәкләр

Алмасын дөнья ямен.

Су коенганда яралый

Суга ташлаган калай.

Әйтик, дуслар, барсына да

“Ярамый бит дип алай!”

Язын-көзен күңел биреп,

Утыртыйк бик күп агач,

Шаулап-гөрләп үсүләрен

Күрерсең әле баргач.

Кошларның да кадерен белик,

Кышын элик җимлекләр.

Сыерчыклар кайтышка, дип,

Оя  ясасын егетләр!

Без сакласак табигатьне

Юмарт булыр ул безгә!

Җиләк-җимеш нигьмәтләрен

Бирер ул һәркемгә!

Гөлия Әхмәтҗанова

Кечкенәләр төркеме

*****

Табигатьне саклыйк без!

Яшел хәтфәдәй болыннар,

Нинди иркен, нинди киң.

Туган җирнең табигате,

Сихри әкиятләргә тиң.

Юл буйлары тезелеп киткән,

Зифа буйлы каеннар.

Тәртибе булган кешеләр,

Пакетларын алырлар.

Елга- күлләр ыңгыраша...

Мазот ага өстенә.

Бу афәткә чыдый алмый,

Балыкларда сикерешә.

Тормыш гөрли, халык ашыга,

Машиналар тызда – быз.

Кайда тарма, кайда маска,

Барда атып калдыра.

Әй кешеләр, туктагыз сез!

Чүп-чарлардан арыныйк.

Шушы гүзәл бакчабызны

Бик кадерләп саклыйк без!

                                     Гөлшат Габделхәева

1нче кече яшьтәгеләр һәм мәктәпкә әзерлек  төркеме

*****

“Яз килә”

Карлар эри, сулар ага,

Һава көннән көн аяз.

Әй,иптәшләр, ничек рәхәт

Җиһанга килә бит Яз!

Карлар эреп, җирләр кипкәч,

Әй, иптәшләр,ни күрәм!?

Җир өстендәге чүп-чардан,

Табигатьтә китте яшь!

Сынган ботак,коры чирәм,

Конфет чүбе берәм-берәм,

Пластик пакет,пыяла шешә,

Тагын әллә ниләр күрәм.

Тирә-юньгә күз сал,дустым,

Синең дә исең китә.

Юл кырында сәлам бирә

Хәтта иске ботинкә.

Әйдәгез әле, иптәшләр,

Кулга көрәк, тырма алыйк.

Әйдәгезче табигатьне

Бергә-бергә ямьгә салыйк!

Нургалиева Резеда

Зурлар  төркеме

*****

«Сыерчык»

Һәр язны берәр яналык,

Алып киләләр кошлар.

Миңа «тел» бүләк иттеләр,

Бу ел сыерчык дуслар.

Сөйләшә беләм мин хәзер,

Сыерчыкка эндәшәм:

- Минем яныма төш әле,

Шигырь сөйләп күрсәтәм.

Күз явын ала күлмәге,

Әнисе текте микән?!

Мин ишетсен ди тырышып,

Җыр җырлый кошым иртән.

Кызыксына оя белән,

Карый аның һәр ягын.

Шунда яшәргә жыена,

Кошчыгымны анладым.

Кунакка килгән оянда,

Рәхәтләнеп торырсын.

Әти ясады ояны,

Ә ана мин булыштым.

Зәйнетдинова Алина

1нче кече яшьтәгеләр  төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табигать баласы балалар бакчасында экояз бәйгесе яшел каләм әдәби экомарафон