Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачның яшь укытучылары Мари Илендә җиңү яулый (+фото)

12-13 майда  Мари Иле республикасының Медведев районында  Мари Иле, Татарстан, Чувашия республикасы  мәгариф хезмәткәрләренең  50нче “ТатЧуМара” туристик слеты үткәрелде.

Слетта барысы 22 команда катнашты, шуның 8е Татарстаннан. Бу  слет 3  республика мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмалары инициативасы нигезендә  үткәрелә. Күп еллар туктап торганнан соң, безнең районнан да яшь укытучылар командасы катнашты. Алар барысы да бу слетта беренче тапкыр катнашалар. Шулай булуга карамастан, уңышлы чыгыш ясап, республиканың беренче урынга чыгуына үзләреннән зур өлеш керттеләр. Туризмны гомерлек юлдашы иткән Карадуган гимназиясе укытучысы Гарафиева Чулпан  шәхси беренчелектә беренче урын яулады. Слетта катнашучы барлык яшь укытучыларны район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы исеменнән зур җиңүләре белән котлыйбыз. Киләчәктә дә  зур уңышлар, җиңүләр телибез.

 Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе

 Резидә Сәләхиевна

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X