Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачның 65% баласы җәйге ялларын лагерьларда үткәрәчәк

Җәйге яллар якынлаша. Өч ай рәхәтләнеп ял итү, үзең теләгәнне эшләү нинди зур бәхет бит. Урамда йөрисеңме, су коенасыңмы - барысы да үз иркеңдә. Шушы рәхәтлекләр белән бергә, җәй - хәвеф-хәтәрләргә дә бай чор ул. Әз генә саксызлык күрсәтү дә гомерлек үкенеч белән тәмамланырга мөмкин.

Елның-елында балаларның җәйге ялын оештыруга хөкүмәтебез һәм районыбыз җитәкчелеге тарафыннан зур игътибар бирелә. Быел да 65% бала оешкан төстә ял һәм хезмәт белән тәэмин ителәчәк.

Мәгариф идарәсе методисты Резида Гаязова белдерүенчә, балаларның ялларын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү өчен каникулның беренче көненнән үк, Кенә һәм Түнтәр мәктәпләреннән кала, барлык төп һәм урта мәктәпләрдә 21 көнлек көндезге мәктәп яны лагерьлары эшләячәк (юллама бәясе 3072 сум, әти-әниләргә түләү бәясе 460 сум). Моннан тыш, Балтач,Чепья, Кече Лызи, Норма, Бөрбаш, Карадуган, Салавыч, Субаш, Арбор мәктәпләрендә җәйге ял һәм хезмәт лагеры эшләячәк.

- Мәктәп яны лагерьларында ялны күңелле һәм файдалы үткәрергә тырышабыз. Әйдаманнар балаларны физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп итә, төрле бәйгеләр оештыра. Экскурсияләр үткәрүгә дә зур өстенлек бирәбез. Шулай ук балаларны тарихи урыннарга алып бару да планлаштырыла, - ди Балтач мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Руфия Закирова.

"Романтик"та елдагыча 3 смена дәвамында ял итеп булачак. Беренче смена 14 июньдә ачыла. 7 көн дәвамында 100 бала лидерлык серләренә төшенү белән беррәттән инглиз телен өйрәнәчәкләр. Юллама бәясе 4895 сум. Әти-әниләр 750 сум түләячәкләр. Икенче смена 22 июньнән 12 июльгә кадәр дәвам итә. Бу сменада бюджет өлкәсендә эшләүчеләрдән 100 бала һәм төрле оешмаларда эшләүчеләрдән 10 бала ял итә ала. Спорт-сәламәтләндерү, туган ягың белән горурлану хисләре тәрбияләүгә игътибар биреләчәк. Юллама бәясе 14710 сум. Әти-әниләр 2300 сум түләячәк.
Өченче смена - профильле, балаларга патриотик тәрбия бирү юнәлешендәге чаралар үткәреләчәк.120 бала 18 көн: 15 июльдән 1 августка кадәр ял итәчәк. Юллама бәясе 12587 сум. Әти-әниләр 2000 сум түләячәк.

Исегезгә төшерәбез: беренче һәм өченче сменада ял итәргә теләүчеләр өчен заявкалар мәктәпләр аша бирелә. Икенче сменада ял итүчеләр өчен заявкаларны әти-әниләр эшләүче бюджет оешмалары бирә.

- Әйтергә кирәк, "Романтик"ны район балалары гына түгел, күрше районнан килүчеләр дә бик ярата. Узган ел очрашуга баргач:
- Лагерьны бик яратабыз. Биредә туйганчы ял итәбез, спорт белән шөгылләнәбез, рәхәтләнеп күңел ачабыз. Монда барысы да искиткеч, - дигәннәр иде.

Район яшьләрэшләре һәм спорт бүлеге белгечләре белдерүенчә, 3-9 августта "Хыял" палаткалы лагеры эшләячәк, биредә 60 бала ял итә ала. Мәшгульлек үзәге исә төрле оешмалар белән килешү төзеп, 270 баланы эшкә урнаштырачак.

- Быел аз керемле гаиләләрнең балаларын бушка ял иттерүгә үзгәрешләр керде. Социаль яклау бүлеге аша пособие алучы аз керемле гаиләләр элек социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итсәләр, хәзер балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссиягә яисә район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә мөрәҗәгать итеп, балаларын бушка санаторийларда, лагерьларда ял иттерә ала, - ди Резида Гаязова.

Шунысын исегезгә төшерәбез, лагерьларда 7-16 яшьлек балалар ял итә ала. 16 яшьтән олы булса һәм Россиядән читтәге лагерьларда ял итсә, әти-әниләр салым декларациясе тутырырга тиеш була.

Соңгы елларда "Романтик" лагерына әйдаманнар табу мәсьәләсе кыенлаша бара, ди мәгариф идарәсе методисты. Чөнки июнь аенда әле студентларның уку вакыты. Шуңа да мәгариф идарәсе педагогик белемгә ия, хөкемгә тартылмаган кешеләрне үзләренә мөрәжәгать итүләрен сорый. Белешмәләр өчен телефон: 2-49-84, 2-52-75.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250