2016-2017 нче ел нәтиҗәләре буенча белем бирү оешмаларыныӊ рейтингы төзелде.
Гомуми рейтинг буенча гимназияләр, лицейлар арасында Балтач гимназиясе беренче урында, Карадуган гимназиясе икенчедә, Салавыч күппрофильле лицее өченче урында.
Урта мәктәпләр арасында Нөнәгәр һәм Бөрбаш урта мәктәпләре беренче урында, Норма икенче, Куныр мәктәбе өченче урында.
Төп мәктәпләр арасында беренче урында Сосна төп мәктәбе, икенчедә Шеӊшеӊәр, өченчедә Арбор төп мәктәпләре.
Башлангыч мәктәп-балалар бакчалары арасында Кенәбаш, Кили беренче урында, Ор - икенче, Әтнә өченче урында.
Тәрбия буенча урта мәктәпләр арасында Балтач гимназиясе һәм Нөнәгәр мәктәбе беренчедә, Салавыч күппрофильле лицее һәм Балтач урта мәктәбе - икенчедә, өченчедә Чепья урта мәктәбе. Төп мәктәпләр арасында Субаш мәктәбе алдынгы урында, икенчедә - Сосна, өченчедә Кенә төп мәктәпләре.
Милли мәгариф юнәлеше буенча беренче урында Балтач гимназиясе, икенче урында Норма урта мәктәбе, өченчедә Смәел урта мәктәбе.
Балалар бакчалары ике төрле группага - 3 группага кадәр булганы һәм 3 группадан күбрәк балалары булганнарга карап бәяләнделәр. Беренче төркемдә беренчелек Бөрбаш балалар бакчасында, икенче урында Шубан һәм Яӊгул, өченче урында Урта Көшкәт балалар бакчалары. Икенче төркемдә 4 нче номерлы Балтач балалар бакчасы гран-при иясе, Карадуган балалар бакчасы беренчедә, 2 нче номерлы Балтач балалар бакчасы икенче урында.
Гөлшат Җиңангирова фотосы.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев