Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачның иң яхшы әйдаманы кайсы мәктәпнеке (фото)

10 февральдә Балтач гимназиясе базасында "Иң яхшы әйдаман" республика конкурсының муниципаль этабы булып үтте.

Чарада 19 әйдаман көч сынашты. Алар үз көчләрен төрле конкурсларда сынадылар, үзләре белән таныштырдылар, пионериянең 95 еллыгына багышланган эссе яздылар, залдагы балалар белән отряд әйдаманы буларак уен уйнаттылар, ситуатив биремнәр үтәделәр, үзләренең яраткан шөгыльләрен күрсәттеләр. Бар яктан да сәләтле әйдаманнар авырлыкларны җиңеп чыктылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча Балтач урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Ләйсән Котдусова ( Ибраһимова А.Р.) - беренче, Чепья урта мәктәбеннән Айгөл Филлипова (Чупанова И.Г.) - икенче, Яңгул урта мәктәбеннән Ләйлә Мөбарәкова ( Рәхматуллина Р.Ф.) өченче призлы урын яулады.

Куныр мәктәбеннән Зөлфия Закирова, Ризәлә Нәфыйкова (Салавыч мәктәбе), Соснадан Данил Садыйков, Юлия Терентьева (Урта Көшкәт), Кече Лызи мәктәбеннән Татьяна Петрова, Нәргизә Хәкимова (Балтач гимназиясе) төрле номинация буенча бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250