Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачның “Карлыгач” балалар бакчасында семинар булды

20 октябрь көне бистәбезнең 3нче номерлы балалар бакчасына "Укыту эшчәнлегендә мәгълүмати коммуникацион технологияләр. Эко мәктәп / Яшел флаг программасының тормышка ашуы"дип исемләнгән зона семинары үтте.

Семинарда Арча һәм Саба районыннан да вәкилләр катнашты. Кунакларны музыка укытучысы Елизаветта Федорова җитәкчелегендәге хәзерлек төркеме балалары җырлап-биеп каршы алды. Рус теле тәрбиячесе З. Гыйбадуллина һәм тәрбияче Г. Нигъмәтуллина хәзерлек төркемендә "Юмарт көз", ә уртанчыларда "Көзге урманга сәяхәт" дигән темасына мастер класс күрсәттеләр.

Тәрбияче Ф. Гомәрова балалар бакчасында экологик тәрбия һәм Эко мәктәп / Яшел флаг программасының тормышка ашуы турында сөйләде. Семинарда катнашучылар эшләнгән эшләрдән канәгать калды, дип хәбәр итәләр район мәгариф идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250