Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачның "Салават күпере" - "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы"

21 апрель көнне "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсына нәтиҗә ясалды.

Татарстандагы 20 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика бәйгесендә җиңде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстанның ике дәүләт теле - татар һәм рус телләрен өйрәтүдә югары күрсәткечләргә ирешкән балалар бакчаларына 500 000 сум күләмендә республика гранты тапшырылды. Алар арасында безнең Балтачның 2нче номерлы "Салават күпере" балалар бакчасы да бар, дип хәбәр итәләр район мәгариф идарәсеннән.
Чын күңелдән барлык коллективны әлеге зур җиңү белән котлыйбыз! Киләчәктә дә яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә сокланырлык матур эшләрегез, уңышларыгыз күп булсын, иҗат чишмәләрегез, рухи хәзинәләрегез саекмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250