Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта 9нчылар диагностик имтихан биргән

26-27 нче гыйнвар көннәрендә математикадан һәм сайлап алу фәннәреннән 9 нчы сыйныф укучылары өчен татар телендә төп дәүләт имтиханнары форматында диагностик имтиханнар уткәрелде.

Әлеге имтиханнарда татар мәктәпләреннән 195 укучы математикадан, 104 укучы җәмгыять белеме, физика, тарих, химия, география фәннәреннән белемнәрен сынап карадылар. 30 нчы гыйнвар көнне тагын 136 укучы өчен сайлап алу фәннәреннән имтиханнар оештырылачак. Бу уку елыннан башлап һәр 9нчы сыйныф укучысы аттестат алу өчен 2 сайлап алу фәнненнән имтихан бирергә тиеш. 4 фәннән дә имтиханнарны уңышлы тапшырган очракта гына укучы аттестатка ия булачак. Татар телендә белем алучы укучыларның имтиханнарны үз ана телләрендә бирүләре хуплана.
Гөлшат Җиһангирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250