Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта - "Аҗаган" уеннары үтте

"Балтач" спорткомплексында район күләмендә "Аҗаган" ярышлары узды.

Алдагы елларда мондый уеннарда катнашкан командалар башкалардан тәҗрибәлерәк булулары белән аерылып тордылар. Ә кайбер командалар югалып калды. Шулай да һәр команда ярыш шартлары буенча куелган таләпләрне төгәл һәм җиренә җиткереп үтәргә тырышты.

Балаларны тәбрикләргә район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин килгән иде, ул командаларга уңышлар, һәм билгеле инде, лаеклы җиңү теләделәр.

Командалар хәрби – спорт уеннарының интеллектуаль һәм визитка конкурсы, автомат сүтеп-җыю, иң төз атучы, турникта тартылу, идәннән этелү һәм башка спорт төрләре буенча имтихан тотарга туры килде. Барлык ярышларга нәтиҗә ясаганнан соң Норма, Сосна мәктәпләре командалары иң күп балл җыеп җиңү. Нөнәгәр, Шеңшеңәр – икенче, Яңгул, Пыжмара мәктәпләре өченче урыннарны яулады. Финал уеннарында катнашкан барлык командаларга да Мактау таныклыклары бирелде.

Фото: ЦВВР

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аҗаган