Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта ата-аналар комитетлары да үзара көч сынаша (фото)

Районда "Дус сыйныф серләре"дип исемләнгән республикакүләм бәйгенең район этабы үтте.

Һәр гаилә үз баласын итагатьле, эш сөючән, белемле, кешелекле итеп тәрбияләргә тырыша. Баланың шәхес булып формалашуы, иң беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәйләнгән. Ата-ана - төп тәрбиячеләр. Әмма тәрбия берьяклы гына була алмый. Тәрбиянең төп асылы - мәктәп белән гаиләнең бердәмлегендә. Мәктәп һәм гаилә тәрбиясе бербөтен булганда, балага бердәм таләп куелганда гына әлеге эш шатлыклы, ике якка да канәгатьләнү хисе бирә торган һәм уңышлы була ала. Яшь буынны тәрбияләгәндә, мәктәп белән ата-аналарның һәрвакыт бер сүздә булуы шарт.
Мәктәпләрдә ата-аналар комитетларының ничек эшләве, мәктәп белән үзара элемтәнең нинди булуын ачыклау максатында быел республикада беренче тапкыр комитетлар арасында бәйге игълан ителде. "Дус сыйныф серләре" дип исемләнгән республикакүләм бәйгенең район этабы шушы көннәрдә Сосна авылы мәдәният йортында үтте. Бәйгедә 22 мәктәпнең 17се көч сынашты.
- Бәйгегә һәр коллектив зур әзерлек белән килгән. Күргәзмәләр бик яхшы, альбомнар да бик уникаль иде, бик ижади якын килгәннәр, - ди район мәгариф идарәсе методисты Резеда Гаязова.
Әти-әниләр комитеты мәктәпнең, сыйныф җитәкчесенең уң кулы дияргә кирәк.
Кайсы гына өлкәне алып карасак та, аларның берсе генә дә ата-аналар комитеты катнашыннан башка узмый. Балала тәрбиясе турында сүз барганда иң төп юнәлешләрнең берсе - ул сәламәт яшәү рәвеше. Әти-әниләребез бала белән өйдә генә түгел, бу мәсьәләне мәктәп тормышында да хәл итүдә теләктәшлек белдерә. Төрле спорт чараларында актив катнашудан тыш, укучылар һәм әти-әниләр белән берлектә чаңгы, чана, тимераякта шуулар, елның төрле фасылында табигатькә чыгып, спорт бәйгеләре үткәрү сыйныфыбызда матур традиция булып яшәп килә.
Бүгенге көндә шактый нык аксаган хезмәт тәрбиясенә дә ата-аналар комитеты нык игътибар итә. Мәктәп яны бакчасында укучыларның әти-әниләр белән берлектә башкарган хезмәтләре, сыйныф бүлмәләренә ремонт ясауда булышлыклар моңа ачык мисал дияргә кирәк. Шушы ук тема профориентация юнәлешендә дә дәвам итә. Әти-әниләр билгеләнгән график нигезендә укучылар белән очрашуларга килеп, төрле һөнәрләр турында мавыктыргыч итеп бәян итә, аның мөһимлеген аңлата, кызыклы дип тапкан һөнәр ияләренең эш урыннарына экскурсияләр дә ясала.
Мәктәп һәм ата-аналарның тыгыз элемтәдә эшләп, матур нәтиҗәләргә ирешүенең тагын бер сәбәбе, ул да булса, әти-әниләрнең бәйрәмнәрдә генә түгел, дәресләр вакытында да укучыларның үз-үзләрен тотышы, дәрес барышы белән даими танышып барулары. Бу алым укучыларда үзтәнкыйть дигән бик мөһим сыйфат тәрбияли. Күзәтүләрдән чыгып әйтә алабыз, сыйныфта иң шук яисә тыңлаусыз бала да, әти-әниләр дәрестә кунак булып киткәннән соң иң тәртипле укучыга әверелә. Бу һич кенә дә куркыту алымы түгел, ә бары тик үзенең эш-гамәлләренә шәхсән үзенә нәтиҗә ясарга ирек бирү дигән сүз.
Кыскасы, балаларның укудагы өлгереше, тәртибе һәм ныклыгы иң беренче чиратта сыйныф җитәкчесенә бәйле булса, ата-аналар комитеты белән берлектә оештырылган максатчан эшләр дә зур роль уйный дияргә кирәк.
Ә бәйгегә килгәндә әти-әниләр бәйге барышында моны үз үрнәкләрендә раслады. Әмма ярыш булгач, җиңүчеләр булмый калмый, бу һич кенә дә башкаларның эш алымнары начар дигән сүз түгел. Бары һәр комитет үз юнәлеше буенча эшли. Ә камиллекнең чиге юк, шуңа да бу бәйге үсәр, камилләшер һәм тәҗрибә уртаклашыр өчен бер мәйдан булды.
Кече Лызи мәктәбенең патриотик юнәлеш буенча эшләүче ата-аналар комитеты җиңүче булып танылса, Кенә, Норма, Түнтәр мәктәбе- икенче, Урта Көшкәт һәм Бөрбаш мәктәбеннән килгән ата-аналар комитетларының чыгышы өченче урынга лаек дип табылды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250