Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта балачак бәйрәме гөрләде (+бик күп фото)

Бүген "Балтач" ял паркында Балаларны яклау көне уңаеннан җырлы, биюле, уенлы бәйрәм оештырылды.

Район мәгариф, мәдәният, социаль яклау, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре көче белән үткәрелгән уртак бәйрәмнән бер генә бала да читтә калмады. Ярышлар, кызыклы биремнәр һәркемне үзенә җәлеп итте. Күңелне күтәреп уйнаган дәртле музыка астында сабыйлар рәхәтләнеп биеде, ә төрле кызыклы костюмнар белән күңелләрне күтәрүче тәрбияче апаларыбыз кызлар һәм малайларга үрнәк күрсәтеп, нинди генә образлар кулланмадылар. Афәрин! Бәйрәмнән балалар күңел күтәренкелеге белән генә түгел, ә бүләкләр белән дә таралыштылар. Әлеге чарага көче кергән һәркемгә рәхмәтләрне ирештерәсе килә. Һәрбер сабыйның балачагы бәхетле, бүгенге кебек кояшлы һәм күңелле узса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев