Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтачта балалар бакчасы ишекләре нигә ачык? (+фото)

Балтач бистәсенең 2 номерлы балалар бакчасында 26-27 март көннәрендә “Ачык ишекләр көне” булып узды.

Барлык төркем тәрбиячеләре балалар белән бергә әти-әниләргә математика, рус теле, физкультура, инглиз теле буенча шөгыльләр күрсәтеп уздылар. Мин, үзем мәктәпкә хәзерлек төркемендә йөрүче бер төркем балалар катнашында математика шөгылен карап уздым.

Тәрбияче апалары Гөлназ Илгизовна балаларга математиканы әкият герое Буратино җибәргән хаттагы карта буенча биремнәрне эзләп табып, әкият иленә сәяхәт нигезендә бик матур һәм эчтәлекле итеп оештырган иде. Балаларыбызның саннарны танып белүгә, мисаллар чишүгә, график диктант язуга осталыкларын күреп уздык. Без, әти-әниләр бакчада эшләүче барлык тәрбиячеләргә бик зур рәхмәтле.

 

Тәнзилә Габдрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы